В связи с возникшей потребностью в персонале на АО «ПО Завод имени Серго» 16 июля 2020 года центром занятости населения г.Зеленодольска проведен День работодателя (гарантированное собеседование).
Работодателем было представлено 38 вакансий (токарь, токарь-расточник, слесарь МСР, слесарь КИП, электромонтер, машинист крана, транспортировщик, рабочий по подаче химикатов, грузчик).
В мероприятии приняли участие безработные граждане, состоящие на учете в центре занятости, в том числе длительно неработающие.
День работодателя посетили 31 человек, все граждане получили консультацию по закону о занятости и по вопросу трудоустройства.
Представитель АО «ПОЗИС» провел собеседование с каждым гражданином индивидуально и проинформировал об имеющихся вакансиях, условиях труда, социальных льготах и уровне заработной платы.
Граждане, изъявившие желание трудоустроиться, получили приглашение на дополнительное собеседование к руководству завода.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
“Серго исемендәге завод” акционерлык җәмгыятендә туган персоналга кытлык белән бәйле рәвештә, 2020 елның 16 июлендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге тарафыннан “Эш бирүчеләр көне” уздырылды (әңгәмә узу гарантияләнгән иде).
Эш бирүче тарафыннан 38 вакансия тәкъдим ителде (токарь, токарь-расточник, механик-җыю эшләре слесаре, контроль-үлчәү приборлары слесаре, электромонтер, кран машинисты, транспортлаштыручы, химикатлар биреп торучы эшче, йөк ташучы һ.б).
Чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы, шул исәптән озак вакыт эшләмәүче гражданнар да катнашты.
Эш бирүчеләр көненә 31 кеше килде, барлык затлар да мәшгульлек турындагы закон һәм эшкә урнашу соравы буенча консультация алдылар.
“ПОЗИС” акционерлык җәмгыяте һәр зат белән индивидуаль әңгәмә уздырды, һәм булган вакансияләр, хезмәт шартлары, социаль льготалар һәм хезмәт хакы күләме турындагы мәгълүматны җиткерде.
Эшкә урнашырга теләк белдергән гражданнар завод җитәкчелеге белән узачак тагы бер өстәмә әңгәмәгә чакыру алдылар.