ГКУ ЦЗН г. Зеленодольска
Кыскартылырга тиешле хезмәткәрләргә мәгълүмат бирү максатыннан, 2019 елның 13 ноябрендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре Яшел Үзән фанера заводында күчмә консультация белән булды.
Чарада 200 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар катнашты. Гражданнарга хезмәткәрләр саны яки штаты кыскартылган очракта эштән җибәрү белән бәйле гарантияләр һәм компенсацияләр бирелү, мәшгульлек хезмәте һәм дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе, “Работа в России” порталы ярдәмендә эш эзләү мөмкинлеге хакында мәгълүмат җиткерелде. Барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сораулар бирә һәм аларга аңлатма ала алдылар.