В рамках реализации Федерального закона от 24.11.1995г. №181-ФЗ «О социальной защите инвалидов в Российской Федерации» центром занятости населения г.Зеленодольска совместно с Зеленодольской городской и районной организацией инвалидов 21 марта 2019 года запланировано проведение «Дня открытых дверей» для лиц с ограниченными возможностями здоровья.
Специалисты ознакомят участников мероприятия с государственными услугами предоставляемыми службой занятости, порядком их предоставления, все участники мероприятия получат информацию, о вакансиях по квотируемым рабочим местам.
Желающим гражданам будет оказана помощь в составлении резюме.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
1995 елның 24 ноябрендә кабул ителгән 181 нче номерлы «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законын тормышка ашыру кысаларында, мәшгульлек үзәге Яшел Үзәннең шәһәр һәм район инвалидлар оешмасы белән берлектә 2019 елның 21 мартында мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен «Ачык ишекләр көне» оештыруны планлаштыра.
Белгечләр чарада катнашучыларны мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, аларны күрсәтү тәртибе белән таныштырачак, чарада катнашучыларның барысы да квоталы эш урыннары буенча вакансияләр турында мәгълүмат алачак.
Теләге булган гражданнарга резюме төзүдә ярдәм күрсәтеләчәк.