5 июня 2018г. в социальном приюте для детей и подростков «Гнездышко» в рамках профориентационного сотрудничества и празднования «Дня защиты детей» Центр занятости населения г.Зеленодольска провел конкурс рисунков на асфальте «Мое будущее». Несмотря на свой юный возраст, дошколята смело воплощали свои мечты на асфальте: Саша мечтает быть кондитером-выпекать сладкие и большие торты, София хочет быть космонавтом, потому что там много интересного, Аделина будет певицей и уже сейчас готова выступать на сцене. У всех разные рисунки и разное будущее, наша задача помочь детям проявить свои способности, которые в будущем станут их профессиональной деятельностью.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
"Гнездышко" социаль приютында 5 нче июньдә профориентация буенча хезмәттәшлек һәм "Балаларны яклау көне" бәйрәме кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Минем киләчәктәге һөнәрем" дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау буенча бәйге уздырды. Яшь булуларына карамастан, балалар үзләренң хыялларын асфальтта сүрәтли: Саша кондитер булырга тели - зур татлы тортлар пешергә исәбе.София киләчәктә үзен космонавт буларак күрә, космоста кызыклы нәрсәләр күп бит анда.Аделина җырчы булам, дип хыяллана, бүгеннән сәхнәдә чыгыш ясарга әзер. Рәсемендә дә шуны сүрәтләгән. Дарья Нирнзяя укытучы булырга тели.
"Гнездышко" приютында тәрбияләнүче балалар төсле акбурлар белән рәсем ясарга ярата икән, фантазияләре бай. Күренеп тора авыр тормыш шартларына бәйле бу учреждениедә вакытлыча яшәүләренә карамастан төшенкелеккә бирелми алар, рәхәтләнеп кем булачаклары хакында рәсем ясый. Яшел Үзән мәшгуллек үзәге белгечләре биредә даими булып тора. Максат ачык-балаларга бу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. һөнәр сайлау юнәлешендә -аралашуның төрле формалары кулланыла.
- Рәсем аша балалар яхшырак ачыла, - дип исәпли Яшел Үзән мәшгуллек үзәгенең профориентация буенча белгече Людмила Таһирова. - Нәрсә сүрәтләгәннәр, кояшмы, йортмы, нинди буяулар кулланганнар. Боларны исәпкә алып, аларның дөньяга карашын, аны ничек күзаллавын аңларга мөмкин.
Белгечләр яшүсмерләрне аңларга һәм вакытында дөрес юнәлеш бирегә тырыша. "Гнездышко" социаль приюты хезмәткәрләре белән берлектә биредә тәрбияләнүчеләр белән күчмә экскурсияләр еш оештырыла. Горький һәм Серго ис. заводларында, икмәк комбинатында, ательеда, чәчтарашханәләрдә булалар. Биредә тәрбияләнүчеләргә һөнәрләр дөньясы белән танышу мөмкинлеге тудырыла.
Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне балалар Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән бүгеннән сайлый.