28 марта 2019 года в целях популяризации и повышения престижа рабочих профессий среди воспитанников ГАУСО «Реабилитационный центр для детей и подростков «Доверие» в ЗМР РТ проведено профориентационное занятие «Сделано своими руками».
На профориенационном занятии профконсультантом Центра занятости были подведены итоги творческого конкурса «Сделано своими руками», проведенного среди воспитанников реабилитационного центра «Доверие». Ребята продемонстрировали свои творческие работы, выполненные с помощью педагогов и родителей. Поделки были изготовлены по разным технологиям и из разнообразного материала: бумаги, картона, ткани, ниток, фетра. Каждый рассказал, какой профессии посвятил свою поделку, кем мечтает стать в будущем. Веселую сценку о профессии повара показал воспитанник центра. В завершении занятия профконсультант Центра занятости вручил педагогам Благодарственные письма, а ребятам Дипломы участника и памятные сувениры.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
2019 елның 28 мартында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм аларның абруен күтәрү максатында, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы «Балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе тәрбияләнүчеләре арасында «Үз куллары белән ясалган» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш дәресе үткәрелде.
Һөнәри юнәлеш дәресендә мәшгульлек үзәге профконсультанты «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре арасында үткәрелгән «Үз куллары белән ясалган» дип исемләнгән иҗади конкурска нәтиҗәләр ясады. Балалар педагоглары һәм ата-аналары ярдәме белән ясалган иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Эшләнмәләр төрле технологияләр белән һәм төрле материалдан (кәгазь, картон, тукыма, җеп, фетр) ясалган иделәр. Һәр катнашучы үзенең эшләнмәсе нинди һөнәргә багышланганын, үзенең киләчәктә кем булырга теләгәнен сөйләде. Үзәкнең бер тәрбияләнүчесе пешекче һөнәре хакында кызыклы тамаша күрсәтте. Дәрес ахырында мәшгульлек үзәге профконсультанты педагогларга Рәхмәт хатлары, ә балаларга катнашучы дипломнары һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.