Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
16.10.2019 г.

Промышленный туризм на предприятия города Зеленодольска

В рамках Всероссийской акции «Неделя без турникета» и профориентационного проекта «Промышленный туризм» Центром занятости населения г.Зеленодольска 14 октября 2019 года была организована экскурсия для учащихся восьмого класса МБОУ «Гимназия №10 ЗМР РТ» на АО «Зеленодольский завод имени А.М. Горького».
Экскурсия началась с посещения музея боевой и трудовой славы завода имени Горького. В ходе экскурсии ребята познакомились с историей завода, узнали о достижениях завода в развитии судостроения, о выпускаемых кораблях и судах различного назначения. Побывали на уникальном судостроительном комплексе «Волга», где они узнали о полном цикле работ по строительству кораблей. Дети с восхищением и большим интересом рассматривали строящиеся корабли. В завершении была сделана фотография на память около учебного центра подготовки кадров АО «Зеленодольский завод имени А.М. Горького».

ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска

Промышленный туризм на предприятия города Зеленодольска

Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә сәнәгать туризмы

“Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе һәм “Сәнәгать туризмы” һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге 2019 елның 14 октябрендә 10 нчы гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводына экскурсия оештырды.
Экскурсия Горький исемендәге заводның сугышчан һәм хезмәт даны музее белән танышудан башланды. Экскурсия барышында укучылар заводның тарихы белән таныштылар, заводның суднолар төзелешен үстерү өлкәсендәге казанышлары, төрле билгеләнештәге кораблар һәм суднолар турында мәгълүмат алдылар. Суднолар төзи торган уникаль “Идел” комплексында булдылар, анда кораблар төзүнең тулы циклы турында белделәр. Яшүсмерләр зур кызыксыну һәм соклану белән төзелүче корабларны карадылар. Экскурсия ахырында укучылар А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводының кадрлар әзерләү буенча укыту үзәге янында истәлеккә фотога төштеләр.

Яшел Үзән шәһәре предприятиеләрендә сәнәгать туризмы
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa