Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
05.12.2018 г.
Специалисты центра занятости подвели итоги ярмарки вакансий

В рамках декады инвалидов центром занятости населения г.Зеленодольска 5 декабря 2018 года проведена специализированная ярмарка вакансий для лиц, имеющих инвалидность.
В ярмарке вакансий приняли участие 16 предприятий и организаций города и района, а также МУП «Метроэлектротранс» г.Казань.
Для соискателей работниками кадровых служб организаций были представлены 27 вакансий (рабочий по комплексному обслуживанию зданий, лаборант, кастелянша, логопед, лаборант кабинета физики, уборщик производственных и служебных помещений, ведущий специалист, педагог-психолог, педагог дополнительного образования, слесарь-сборщик, швея, инженер-конструктор).
Соискателям была предоставлена возможность пройти собеседование, а также заполнить анкету для кадрового резерва.
Мероприятие посетили безработные и все желающие граждане, всего 53 человека, из них состоящих на учете в ЦЗН – 26 человек.
Для консультирования граждан на специализированную ярмарку были приглашены специалисты отдела социальной защиты МТЗ и СЗ РТ и Управления ПФР в г.Зеленодольске, Зеленодольском и Верхнеуслонском районах РТ. Также в мероприятии принял участие общественный помощник Главы ЗМР – Лежнина А.А. и председатель Зеленодольской городской и районной организации ТРО ВОИ – Орловцева И.В.
Участники получили консультационные услуги у сотрудников службы занятости по вопросам трудоустройства, профессиональной ориентации, а также профессионального обучения и дополнительного профессионального образования.

ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска

Мәшгульлек үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә нәтиҗә ясадылар

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге 2018 елның 5 декабрендә инвалидлыклары булган затлар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе оештырды.
Вакансияләр ярминкәсендә шәһәр һәм районның 16 предприятиесе һәм оешмасы, шулай ук Казан шәһәренең муниципаль унитар предприятиясе «Метроэлектротранс» катнашты.
Оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре эш эзләүчеләргә 27 вакансия тәкъдим итте (биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче, лаборант, кастелян, логопед, физика кабинеты лаборанты, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, әйдәп баручы белгеч, педагог-психолог, өстәмә белем бирү педагогы, слесарь-җыючы, тегүче, инженер-конструктор).
Эш эзләүчеләргә әңгәмә узу, шулай ук кадрлар резервы өчен анкету тутыру мөмкинлеге бирелде.
Чарада эшсез һәм теләге булган 53 кеше катнашты, шуларның 26-сы мәшгульлек үзәгендә исәптә тора.
Гражданнарга консультация бирү өчен Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм пенсия фонды идарәсенең Яшел Үзән шәһәрендәге, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарындагы бүлекчәләренең белгечләре чакырылган иде. Шулай ук чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының җәмәгать ярдәмчесе Лежнина А. А. һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яшел Үзәндәге оешмасының рәисе Орловцева И.В. катнашты.
Катнашучылар мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләреннән эшкә урнашу, һөнәри юнәлеш, шулай ук һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу сораулары буенча консультация алдылар.

Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa