С 15 по 21апреля 2019 года стартовала Всероссийская акция «Неделя без турникетов» - мероприятие, направленное на профориентационное информирование обучающихся о деятельности ведущих предприятий, расположенных в городе, и популяризацию профессий и специальностей, востребованных на региональном рынке труда.
15 апреля 2019 года были организованы экскурсии на ведущие предприятия города.
На АО «ПО «Завод им.Серго» побывали учащиеся 10 класса МБОУ «Гимназия №3 ЗМР РТ». В ходе экскурсии ребята посетили производство холодильного оборудования. Участники экскурсии получили представление о труде конструкторов, работающих в инженерном центре машиностроения. На выставке «Шоурум» от заместителя главного конструктора И. Мифтахова узнали о новинках продукции гражданского направления.
АО «Зеленодольский завод имени А.М. Горького» посетили старшеклассники ГБОУ «Зеленодольская школа № 2». Экскурсия началась с посещения музея боевой и трудовой славы завода имени Горького. В ходе экскурсии ребята познакомились с историей завода, узнали о достижениях завода в развитии судостроения, о выпускаемых кораблях и судах различного назначения. Побывали на уникальном судостроительном комплексе «Волга» в состав, которого входят два стапельных цеха и незамерзающая док-камера. Заслуженный работник завода, заместитель начальника цеха А.П.Астраханцев подробно рассказал о полном цикле работ по строительству кораблей. Дети с большим интересом рассматривали цеха и строящееся корабли в комплексе «Волга». В завершении была сделана фотография на память у бронекатера-234 «Калюжный».
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
2019 елның 15-21 апрель көннәрендә “Турникетларсыз атна” бөтенроссия акциясе уза, бу чара шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләр эшчәнлеге хакында һөнәри юнәлеш буенча мәгълүмат бирүгә һәм төбәкнең хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәтелгән. 2019 елның 15 апрелендә шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләренә экскурсияләр оештырылды.
“Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсендә Яшел Үзән муниципаль районының 3 нче номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары булды. Экскурсия барышында укучылар суыту җайланмалары җитештерүендә булдылар. Экскурсиядә катнашучылар машина төзелешенең инженер үзәгендә эшләүче конструкторларның хезмәте хакында мәгълүмат алдылар, «Шоурум» күргәзмәсендә баш конструктор урынбасары И. Мифтаховтан гражданлык юнәлешендәге яңа эшләнмәләр турында белделәр.
Яшел Үзәннең 2 нче номерлы мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” акционерлар җәмгыятендә булды. Экскурсия Горький исемендәге заводның сугышчан һәм хезмәт даны музее белән танышудан башланды. Экскурсия барышында укучылар заводның тарихы белән таныштылар, заводның суднолар төзелешен үстерү өлкәсендәге казанышлары, төрле билгеләнештәге кораблар һәм суднолар турында белделәр. Составына ике стапель цехы һәм туңмаучы док-камера кергән уникаль «Идел» суднолар төзү комплексында булдылар.
Заводның атказанган хезмәткәре, цех башлыгы урынбасары А. П. Астраханцев кораблар төзү эшләренең тулы циклы турында җентекләп сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән цехларны һәм “Идел" комплексында төзелә торган корабларны карадылар. Ахырда 234 нче номерлы «Калюжный» бронекатеры янында истәлеккә фотосүрәт ясалды.