Әгәр Сезне рәсми рәвештә эшсез дип таныганнар һәм Сез эшкә урнаша алмыйсыз, әмма Сезнең эшмәкәрлек эшчәнлегенә сәләтегез бар икән, мәшгульлек үзәге Сезгә үзмәшгульлек программасында катнашырга һәм бизнес-планны тормышка ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алырга тәкъдим итә.
Үзмәшгульлек – тиешле шәхси һәм профессиональ потенциалга ия булган, шулай ук үз эшен ачарга теләгән актив кешеләр өчен үз хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге.
Эшсез гражданнарга үзмәшгульлек буенча дәүләт хезмәте күрсәтү өчен төп шартлар:
• эшмәкәрлек эшчәнлеге оештырырга теләк белдергән затның яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә билгеле бер тәртип буенча эшсез сыйфатында теркәлүе (эшсезлек буенча пособие алу хокукы белән);
• затның 18 яшькә җиткән булуы;
• эшмәкәрлек сыйфатларына ия булу;
• эшмәкәрлек эшчәнлегенә ихтыяҗ булу.
Программада катнашу өчен бизнес-план төзергә һәм аны бизнес-планнарны бәяләү буенча Экспертлар Советы утырышында якларга кирәк.
Проектның гомуми бәясе 152 325 сумнан да ким булмаска тиеш, болар:
- үз эшен ачуга мәшгульлек үзәге тарафыннан бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме – 145 100 сум;
- шәхси акчалар (җыйган акча) – 7 225 сумнан ким түгел (145 100 сумнан 5%).
Тулырак мәгълүматны 5-54-02 яки 5-64-95 номеры буенча эш бирүчеләр белән эшләү бүлегенә шалтыратып яки Czn.Zdol@tatar.ru электрон почтасына хат юллап белергә мөмкин.