5 октября на площадке перед входом в Центр занятости населения г.Зеленодольска состоялась специализированная ярмарка вакансий для лиц предпенсионного возраста и пожилых граждан с участием 8 работодателей: АО «Зеленодольский завод им.А.М.Горького», ООО ТК «Майский, ООО «Школьное питание», МБОУ «Лицей №14 ЗМР РТ», МБОУ «СОШ №11 с углубленным изучением отдельных предметов ЗМР РТ», ООО «Фабрика Мягких Контейнеров», ИП Якупов А.Ф., и новая компания по производству готовых продуктов питания ООО «Итле Китчен».
Работодателями было представлено 26 вакансий по профессиям: кладовщик, водитель электро- и автотележки, подсобный рабочий, уборщик производственных и служебных помещений, мойщик посуды, кухонный рабочий, рабочий зеленого хозяйства, повар, швея, ткач, машинист экструдера и другое.
Как показало мероприятие, работодатели хоть завтра готовы взять на работу людей в возрасте от 55 лет и старше. Если человек не имеет опыта работы, он проходит обучение.
Ярмарку вакансий посетили 41 человек. Это безработные граждане и граждане, ищущие работу. Выдано 8 направлений для дальнейшего трудоустройства.
Посетители имели возможность пройти собеседование с работодателями и предложить свою кандидатуру для замещения имеющихся вакансий, ознакомиться с информацией о свободных рабочих местах, представленных работодателями. Специалистами Зеленодольского Центра здоровья оказана медицинская услуга по измерению артериального давления.
Для консультирования граждан на специализированную ярмарку были приглашены специалисты отдела социальной защиты МТЗ и СЗ РТ, Клиентской службы Пенсионного Фонда РФ и Службы Государственной Статистики в г.Зеленодольске. Мероприятие было организовано и проведено с соблюдением всех санитарно-эпидемиологических норм.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
5 нче октябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы мәйданда пенсия алды яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Ярминкәдә 8 эш бирүче катнашты: «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «Майский» ТК ҖЧҖ, «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ, МББУ «ТР ЯҮМР 14 нче номерлы лицее», МББУ «ТР ЯҮМР аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 11 нче номерлы УББМ», «Йомшак Контейнерлар Фабрикасы» ҖЧҖ, Якупов А.Ф. ИП һәм әзер азык-төлек җитештерү буенча «Итле Китчен» ҖЧҖ.яңа компания.
Эш бирүчеләр тарафыннан 26 вакансия тәкъдим ителгән иде: кладовщик, электр һәм автотележка йөртүче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, савыт-саба юучы, кухня эшчесе, яшел хуҗалык эшчесе, пешекче, тегүче, тукучы, экструдер машинисты һ.б.
Чара күрсәткәнчә, эш бирүчеләр иртәгә үк 55 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне эшкә алырга әзер. Әгәр кешедә эш тәҗрибәсе юк икән, ул укулар уза.
Вакансияләр ярминкәсендә 41 кеше булды. Алар - эшсез һәм эш эзләүче гражданнар. Алга таба эшкә урнашу өчен 8 юнәлеш бирелде.
Килүчеләр эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга һәм булган вакансияләр урынына үз кандидатураларын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин булды. Яшел Үзән сәламәтлек үзәге белгечләре артериаль кан басымын үлчәү буенча медицина хезмәте күрсәттеләр.
Гражданнарга консультация бирү өчен махсуслаштырылган ярминкәгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге, Россия Федерациясе Пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм Яшел Үзән шәһәрендә Дәүләт статистикасы хезмәте белгечләре чакырылган иде. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән оештырылды һәм үткәрелде.