29.05.2020г. для соискателей г.Зеленодольска и Зеленодольского муниципального района в ГКУ Центр занятости населения г.Зеленодольска в режиме ZOOM-собеседование состоялся «День работодателя» c ООО «Судостроительный завод «Залив», входящий в состав судостроительной корпорации «Ак Барс».
Работодателем представлены 13 вакансий (сборщик корпусов металлических судов, трубопроводчик судовой, сборщик - достройщик судовой, строитель судов, столяр, плотник и др.).
В ходе собеседования у соискателей была возможность прямого интервью с работодателем, что позволило им получить более точную информацию о предлагаемых вакансиях (уровень заработной платы, режим работы, перспективы карьерного роста, социальные гарантии, условия предоставления жилья) и определиться с дальнейшим местом работы.
Центр занятости г.Зеленодольска планирует и в дальнейшем проводить видеособеседования в режиме ZOOM.
Приглашаем всех работодателей, имеющих потребность в работниках, к сотрудничеству и совместной организации видеособеседования с кандидатами из числа граждан, ищущих работу или желающих поменять.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
2020 елның 29 маенда Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы яшәүчеләре өчен “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе составына керүче “Залив” суднолар төзү заводы белән ZOOM-әңгәмә режимында Эш бирүчеләр көне узды.
Эш бирүче тарафыннан 13 вакансия (металл суднолар корпусын җыючы, суднода торбалар үткәрүче, судно җыючы-төзеп бетерүче, судно төзүче, агач остасы, балта остасы һ.б) тәкъдим ителде.
Әңгәмә барышында эш эзләүчеләр эш бирүче белән турыдан-туры аралаша алдылар, бу аларга тәкъдим ителгән вакансияләр хакында тагы да төгәлрәк мәгълүмат (хезмәт хакы күләме, эш режимы, карьера үсеше перспективалары, социаль гарантияләр, торак тәкъдим ителү шартлары һ.б.) алырга һәм алдагы хезмәт урыны турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге ZOOM режимында видеоәңгәмәләрне алга таба да үткәрергә планлаштыра.
Хезмәткәрләргә ихтыяҗы булган барлык эш бирүчеләрне дә хезмәттәшлек итәргә һәм эш эзләүче яки хезмәт урыннарын алыштырырга теләүче кандидатлар белән уртак видеоәңгәмәләр үткәрергә чакырып калабыз.