Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
14.10.2019 г.

В центре занятости г.Зеленодольска состоялась встреча с будущими предпринимателями

На базе ГКУ «Центр занятости населения г.Зеленодольска» 10 октября 2019г. была организована коворкинг-площадка «Из безработного в предприниматели».
В мероприятии приняли участие представители налоговой службы, управления пенсионного фонда, инвестиционного центра «Зеленый дол».
Участниками встречи стали безработные граждане, желающие открыть собственное дело и получить единовременную финансовую помощь на реализацию бизнес-плана, то есть будущие предприниматели.
Специалисты центра занятости рассказали о порядке предоставления единовременной финансовой помощи при государственной регистрации в качестве индивидуального предпринимателя либо в качестве юридического лица.
Представителями налоговой службы и пенсионного фонда даны рекомендации по выбору системы налогообложения и сроках предоставления отчетности, а также порядке постановке на учет в налоговой инспекции.
Антонова Мария Михайловна, руководитель инвестиционного центра «Зеленый дол», рассказала будущим предпринимателям о том, на какие вопросы необходимо обратить внимание при составлении бизнес-плана.
Также участие в мероприятии приняла ИП Низамутдинова М.Ф., которая в 2017 году получила единовременную финансовую помощь через центр занятости и открыла собственный бизнес в сфере оказания юридических услуг. Низамутдинова М.Ф. поделилась своим опытом организации собственного дела, подсказала, какие сложности могут возникнуть на этапе становления бизнеса.
Все участники остались довольны форматом проведенного мероприятия и дали ему положительную оценку.
Подобные встречи в дальнейшем будут проводиться регулярно.

ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска

В центре занятости г.Зеленодольска состоялась встреча с будущими предпринимателями

Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә булачак эшмәкәрләр белән очрашу узды

2019 елның 10 октябрендә “Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эшсездән - эшмәкәргә” коворкинг-мәйданчыгы оештырылды.
Чарада салым хезмәте, пенсия фонды идарәсе, “Яшел Үзән” (“Зеленый Дол”) инвестицияләр үзәге вәкилләре катнашты.
Очрашуга үз эшен ачарга һәм бизнес-планнарын тормышка ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алырга теләүче эшсез гражданнар, ягъни булачак эшмәкәрләр килде.
Мәшгульлек үзәге белгечләре шәхси эшмәкәр яки юридик зат сыйфатында рәсми теркәлгән очракта бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтелү тәртибе хакында сөйләделәр.
Салым хезмәте һәм пенсия фонды вәкилләренә салым салу системасын сайлау һәм исәп-хисап ясау сроклары, шулай ук салым инспекциясенә учетка бастыру тәртибе хакында киңәшләр бирелде.
“Яшел Үзән” (“Зеленый Дол”) инвестицияләр үзәге җитәкчесе Антонова Мария Михаил кызы булачак эшмәкәрләргә бизнес-план төзегәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Чарада шулай ук шәхси эшмәкәр Низаметдинова М.Ф катнашты, ул 2017 елда мәшгульлек үзәге аркылы бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алган һәм юридик хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә үз эшен ачкан. Низаметдинова М.Ф үз эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, беренче вакытларда нинди авырлыклар туарга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде.
Барлык катнашучылар да үткәрелгән чараның форматыннан канәгать калдылар һәм аңа уңай бәя бирделәр.
Алга таба мондый очрашулар даими үткәреләчәк.

Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә булачак эшмәкәрләр белән очрашу узды
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa