1 октября 2019 года стартовал полюбившийся учащимся начальной школы Конкурс детских рисунков о профессиях «Кем быть?». Центр занятости населения г.Зеленодольска совместно с Управлением образования Исполнительного комитета ЗМР мотивирует школьников с младшего возраста на осознанный выбор будущей профессии в выпускных классах.
Учитывая интерес детей к творчеству, впервые смогут принять участие в Конкурсе учащиеся 5-6 классов и традиционно участниками признаются ученики 1-4 классов. Творческие работы, предоставленные детьми с ОВЗ и воспитанниками Реабилитационного центра для детей и подростков «Доверие» оцениваются в отдельной номинации.
Управление образование ИК ЗМР РТ направило Положение о Конкурсе во все школы Зеленодольского муниципального района.
Приглашаем всех желающих принять участие и проявить свои творческие способности. Работы принимаются до 18 октября 2019 года в соответствии с Положением о Конкурсе рисунков (см. ниже) по адресу: г.Зеленодольск, ул.Татарстана, д.1 (Центр занятости) кабинет №5 или №7, телефон для справок: 5-53-57. Обязательным условием Конкурса является заполненная Анкета (приложение №1 к Положению-см. ниже).
Результаты Конкурса будут опубликованы на сайте: zelenodoltrud.ru , а также vk.com/zeltrud.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
2019 елның 1 октябрендә башлангыч мәктәп укучылары яратып өлгергән һәм һөнәрләргә багышланган “Кем булырга?” балалар рәсемнәре конкурсы старт алды. Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән берлектә, чыгарылыш сыйныфларында киләчәк һөнәрне аңлы рәвештә сайласыннар өчен, мәктәп укучыларына кече яшьтән мотивация бирә.
Балаларның иҗатка булган кызыксынуларын исәпкә алып, Конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары белән беррәттән, быел беренче тапкыр 5-6 нчы сыйныф укучылары да катнаша алачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм “Ышаныч” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең иҗат эшләре аерым номинациядә бәяләнәчәк.
ТР Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе районның барлык мәктәпләренә Конкурс хакында Нигезләмә җибәрде.
Барлык теләүчеләрне дә конкурста катнашырга һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә чакырып калабыз. Конкурс хакында Нигезләмә (түбәндә урнаштырылган) нигезендә, рәсемнәр 2019 елның 18 октябренә кадәр Яшел Үзән районы, Татарстан урамы, 1 нче йорт (Мәшгульлек үзәге), 5 яки 7 нче кабинет адресы буенча кабул ителә, белешмәләр өчен телефон: 5-53-57. Конкурсның мәҗбүри шарты – тутырылган Анкета (Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы – түбәндә урнаштырылган).
Конкурс нәтиҗәләре zelenodoltrud.ru сайтында, шулай ук vk.com/zeltrud ВК битендә бастырылачак.