Напоминаем, начиная с апреля 2020 года, работодатель обязан в случаях приема на работу и увольнения гражданина не позднее 1-го рабочего дня, следующего за днем издания соответствующего приказа (распоряжения), а также иных решений или документов, подтверждающих оформление трудовых отношений, представлять сведения по форме СЗВ-ТД в территориальные органы пенсионного фонда РФ.
Сроки для представления работодателями сведений о приеме на работу и увольнении работников по форме СЗВ-ТД в территориальные органы ПФР изменены постановлением Правительства Российской Федерации от 08.04.2020 №460. Право устанавливать особенности порядка и сроки предоставления страхователями сведений о трудовой деятельности работников в 2020 году предоставлено Правительству Российской Федерации изменениями, внесенными в статьи 2 и 11 Федерального закона «Об индивидуальном (персонифицированном) учете в системе обязательного пенсионного страхования».
Министерством труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан государственным учреждениям службы занятости населения дано поручение при выявлении в момент постановки граждан на регистрационный учет случаев непредставления работодателями в электронном виде информации о трудовой деятельности и трудовом стаже работников, направлять сведения о данных нарушениях в Государственную инспекцию труда в Республике Татарстан.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның апреленнән башлап, гражданнарны эшкә алган яки эштән азат иткән очракта, эш бирүче тиешле боерык (фәрман), шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрен дәлилләүче башка карар яки документ басылып чыккан көннән булган беренче эш көненнән дә соңга калмыйча, РФ Пенсия фондының җирле органнарына СЗВ-ТД формасында мәгълүмат тапшырырга тиеш.
Эш бирүчеләрнең эшкә алу һәм эштән азат итү турында мәгълүматны СЗВ-ТД формасында РФ Пенсия фондының җирле органнарына тапшыру сроклары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 8 апрелендәге 460 нчы санлы карары белән үзгәртелде. Иминиятләштерүчеләр тарафыннан хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү тәртибе һәм сроклары үзенчәлекләрен билгеләү хокукы 2020 елда “Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында шәхси (персоналаштырылган) исәп турында” (“Об индивидуальном (персонифицированном) учете в системе обязательного пенсионного страхования”) Федераль законының икенче һәм унберенче маддәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тапшырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәшгульлек хезмәтенең дәүләт учреждениеләренә гражданнарны теркәгән вакытта эш бирүчеләрнең электрон форматта хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге һәм стажы хакында мәгълүмат тапшырмау очраклары ачыкланган очракта, әлеге хокук бозулар турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрергә күрсәтмә бирде.