21 апреля центр занятости населения Зеленодольска провел семинар-совещание с крупными работодателями города и района. В работе семинара приняли участие первый заместитель руководителя Исполнительного комитета ЗМР Усманов Марат Закариевич и представители 30 работодателей.
Директор центра занятости населения Гататдинова Светлана Владимировна довела до участников семинара информацию о положении на рынке труда в Зеленодольском муниципальном районе, о возможностях использования портала «Работа в России», о формах взаимодействия в части подбора персонала, об организации временных работ для несовершеннолетних граждан, об оказании материальной помощи малоимущим гражданам в связи с трудоустройством в рамках социального контракта, о трудоустройстве инвалидов на квотируемые рабочие места.
Основное внимание было уделено вопросу участия работодателей в новой программе государственной поддержки, утвержденной постановлением Правительства РФ от 13 марта 2021 года №362 «О государственной поддержке в 2021 году юридических лиц и индивидуальных предпринимателей при трудоустройстве безработных граждан».
Специалисты центра занятости населения дали развернутую информацию по условиям и порядку участия в данной государственной программе.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
21 нче апрельдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең һәм районның эре эш бирүчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Семинар эшендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Усманов Марат Зәкәри улы һәм 30 эш бирүче катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Гататдинова Светлана Владимир кызы семинарда катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районында хезмәт базарындагы хәл, «Россиядә эш» порталын куллану мөмкинлекләре, персонал сайлау өлешендә хезмәттәшлек формалары, балигъ булмаган гражданнар өчен вакытлыча эш оештыру, социаль контракт кысаларында эшкә урнаштыру, инвалидларны квоталы эш урыннарына урнаштыру, аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат җиткерде.
Россия Федерация Хөкүмәтенең 2021 нче елның 13 нче мартындагы 362 нче номерлы «2021 нче елда юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме турында»гы карары белән расланган яңа дәүләт ярдәме программасында эш бирүчеләрнең катнашуы мәсьәләсенә төп игътибар бирелде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре әлеге дәүләт программасында катнашу шартлары һәм тәртибе буенча тулы мәгълүмат бирделәр.