Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa
12.03.2019 г.

Встреча специалистов Центра занятости г.Зеленодольска с родителями детей, находящихся в социальном приюте «Гнёздышко»

7 марта 2019 года в рамках профориентационного сотрудничества Центр занятости населения г.Зеленодольска провел групповую консультацию родителей детей, находящихся в ГКУ «Социальный приют для детей и подростков Гнездышко».
Специалисты центра занятости дали общую информацию в области трудового законодательства. Ознакомили присутствующих с текущей ситуацией на рынке труда города и района, о порядке назначения и получения пособия по безработице, технологии постановки на учет и поиска работы, возможности профессионального обучения, получении государственной услуги по социальной адаптации и психологической поддержки, возможностях временного трудоустройства, в том числе об участии в оплачиваемых общественных работах и трудоустройстве несовершеннолетних граждан в летнее время в свободное от учёбы время.
Специалисты центра занятости рассказали о возможностях самостоятельного поиска работы на сайте «Работа в России» и об эффективности поиска работы на ярмарках вакансий. В завершении мероприятия всем присутствующим были выданы памятки.

ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска

Встреча специалистов Центра занятости г.Зеленодольска с родителями детей, находящихся в социальном приюте «Гнёздышко»

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре "Гнёздышко" социаль приютындагы балаларның ата-аналары белән очрашты

2019 елның 7 мартында һөнәри юнәлеш хезмәттәшлеге кысаларында Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге "Балалар һәм яшүсмерләр «Гнездышко» социаль приюты" дәүләт казна учреждениесендәге балаларның ата-аналарына гомуми консультация үткәрде.
Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт законнары өлкәсе хакында гомуми мәгълүмат бирделәр. Катнашучыларны шәһәр һәм районның хезмәт базарындагы агымдагы хәлләр, эшсезлек буенча пособие билгеләнү һәм аны алу, исәпкә алыну һәм эш эзләү технологияләре, һөнәри белем алу мөмкинлеге, социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча дәүләт хезмәте алу, вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлекләре, шул исәптән түләүле җәмәгать эшләрендә катнашу һәм балигъ булмаган гражданнарны җәй көне укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру мәсьәләләре белән таныштырдылар.
Мәшгульлек үзәге белгечләре "Работа в России" сайтында мөстәкыйль рәвештә эш эзләү мөмкинлекләре һәм вакансияләр ярминкәләрендә эш эзләү нәтиҗәлелеге турында сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да белешмәлекләр тапшырылды.

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре "Гнёздышко" социаль приютындагы балаларның ата-аналары белән очрашты
Размер шрифта:aaa
Цвет сайта:aaa