18 марта 2019 года с целью популяризации инженерных и рабочих профессий и в рамках недели профориентации на базе Детской библиотеки - филиале № 4 МБУ «ЦБС ЗМР» проведено мероприятие, посвященное профессии пожарных. На встречу с учащимися восьмых классов МБОУ «СОШ №15 ЗМР РТ» были приглашены специалист Центра занятости города Зеленодольска и Юсупова Резеда Рашидовна, майор внутренней службы Зеленодольского пожарно-спасательного гарнизона.
Резеда Юсупова рассказала ребятам об истории создания пожарной охраны, о героическом труде пожарных, каким должен быть пожарный, о плюсах и минусах профессии, о путях получения профессии пожарного, ответила на многочисленные вопросы аудитории и пригласила на экскурсию. Специалист центра занятости отметила, что практически каждый подросток сталкивается с проблемой выбора профессии. Выбирая будущую профессию, каждый должен руководствоваться перспективой, после окончания учебного заведения, была возможность устроится на работу и получать за свой труд достойную зарплату. Необходимо знать свои склонности и способности к определённым видам профессиональной деятельности. Специалист Центра занятости предложил подросткам пройти профтестирование с целью выбора профессии. В завершении мероприятия ребятам были выданы брошюры и памятки.
ГКУ ЦЗН г.Зеленодольска
2019 елның 18 мартында инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында һәм һөнәри юнәлеш атнасы кысаларында Балалар китапханәсе базасында - 4 нче номерлы "Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" филиалында янгын сүндерүчеләр һөнәренә багышланган чара узды. Яшел Үзән шәһәре 15 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары белән очрашуга мәшгульлек үзәге белгече һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының эчке хезмәт майоры Йосыпова Резедә Рәшит кызы чакырылган иде.
Резеда Йосыпова балаларга янгын сагы тарихы, янгын сүндерүчеләрнең героик хезмәте, янгын сүндерүче нинди булырга тиешлеге, һөнәрнең плюслары һәм минуслары, янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү юллары турында сөйләде, аудиториянең күпсанлы сорауларына җавап бирде һәм экскурсиягә чакырды. Мәшгульлек үзәге белгече һәр яшүсмернең һөнәр сайлау проблемасы белән очрашуын билгеләп узды.
Булачак һөнәрне сайлаганда, һәркем перспективага таянып эш итәргә тиеш, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу һәм лаеклы хезмәт хакы алу мөмкинлеге булу зарур. Үзеңнең һөнәри эшчәнлекнең билгеле бер төрләренә осталыгың һәм сәләтең барлыгын белү мөһим. Мәшгульлек үзәге белгече яшүсмерләргә һөнәр сайлау максаты белән һөнәри тест узарга тәкъдим итте. Чара ахырында балаларга брошюралар һәм белешмәлекләр бирелде.